news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бишбармак рецепты

Бу ризыкны кул белән ашыйлар, шуңа да бишбармак дип атала.

news_top
Бишбармак рецепты
Гөлүзә Василова

Бишбармак - казах халкы ризыгы, аны татар һәм башкорт халкы да яратып пешерә.

Беренче эш итеп сөякле иттән шулпа кайнатырга.

Токмач камыры басып, эре ромбик итеп кисәргә.

Суганны ярымбоҗралап турарга. Өстенә тоз, шикәр комы сибәргә, 1 бал кашыгы аш серкәсе салырга һәм болгатып өстен капларга.

Ит пешеп чыккач, шулпаны сөзәргә. Шулпада түгәрәкләп туралган бәрәңге белән кишерне пешерергә, аерым тәлинкәгә алырга.

Шул шулпада токмачны пешереп алырга һәм аерым тәлинкәгә алырга.

Хәзер биш бармакны "җыя" башлыйбыз. Зур тәлинкә төбенә бәрәңге һәм кишерне, телемләп туралган итне тезеп чыгарга, аның өстенә маринадланган суган, аннары токмач салырга һәм өстенә яшеллек сибәргә.

Яшелчәләр пешкән шулпаны сөзәргә һәм аерым савытка салып бишбармак янына куярга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар