Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенза татарларының телеңне йотарлык сыйлары! — Ат итеннән пәрәмәчә рецепты

Иң тәмле пәрәмәчләре, риваятьләре, уңган остабикәләре һәм өйләнмәгән чибәр егетләре белән дан тоткан Пенза өлкәсе Кочалейка авылыннан Сафия апа Еникиева җирле татар халкы пешергән пәрәмәч, ә аларча әйтсәк, пәрәмәчәне пешереп күрсәтте.

news_top_970_100
Пенза татарларының телеңне йотарлык сыйлары! — Ат итеннән пәрәмәчә рецепты
Зилә Мөбәрәкшина

Кочалейка авылы — Казаннан алты йөз чакрым ераклыкта, ике урман аралыгында урнашкан татар авылы.

Без барганда өстәлләр бәлеш, пәрәмәчә, пылау белән сыгылып тора иде, күзләр камашты. Сафия апа безгә телеңне йотарлык пәрәмәчне пешерү осталыкларына өйрәтте.

Пешерү өчен: 1 литр сөт, 4 йомырка, он, тоз, шикәр, чүпрә, ат ите, ат яки симәнке мае кирәк.

Пәрәмәч рецепты: 1) Бер литр сөтне җылытабыз. Аңа дүрт йомырка, чеметеп тоз, шикәр, чүпрә салабыз, барысын бергә он куша-куша болгатабыз. Камыр кулдан төшкәнче басабыз.

2) Эчлек өчен ат итеннән фарш ясыйбыз. Камыр әзер булгач, бераз ял иттерәбез.

3) Камырны тигез итеп җәябез. Тигез түгәрәк формаларга бүлеп чыгабыз. Уртасына ат итеннән фарш бүлеп салып чыгабыз һәм бармаклар белән матур форма кертәбез.

4) Пәрәмәчне ат яки симәнке мае салынган табада кыздырабыз.

Сафия апа пәрәмәчнең уртасына йә май салып, йә катыкка манып ашарга өйрәтте. Пәрәмәч, пилмәнне алаша (ат) итеннән генә ясыйлар. Шуңа күрә тәмлерәк тә була, ди. Сүз уңаеннан, пәрәмәчәне иттән тыш, эремчектән (Пенза татарларынча, мөшкедән) дә пешерү киң таралган.

Ялган булмас, бар нәрсә дә бал да май иде — телеңне йотарлык!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100