Бик тәмле пицца рецепты

Арчадан Илдар Фаздалов һәркем яратып ашый торган пицца рецептын тәкъдим итә.
Итальян пиццасының камырын әзерләү өчен кирәк булачак әйберләр: 



250 г он,1 чәй кашыгы тоз, 125 мл су, 7 г чүпрә, 2 аш кашыгы зәйтүн мае. Барлык ингредиентларны чират буенча кушып, камыр басабыз.



Пицца эчлеген әзерлибез. Пицца өчен махсус томатлы соус, орегано, мацарелла сыры, колбаса, шампиньон гөмбәсе, помидор кирәк. Аларны шакмаклап турап, пицца камыры өстенә тезәбез.



Духовкада 200 градуста 10- 15 минут тотабыз.