Гөлнара Галимуллинадан вафли рецепты | intertat.tatar

Гөлнара Галимуллинадан вафли рецепты

Вафли эченә үзегез яраткан кремны яга аласыз.

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су остасы Гөлнара Галимуллинадан вафли рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар : 6-7 йомырка, 200 грамм атланмай яки маргарин, 3 аш кашыгы майонез, 1 стакан шикәр комы, 0,5 бал кашыгы сода, чеметем генә тоз, ванилин, 1,5-2 стакан он.

Барысын бергә яхшылап болгатырга кирәк. Аннары вафли табасында ике ягын да кыздырып алырга, кайнар килеш төрергә.

Вафли эченә үзегез яраткан кремны яга аласыз.