news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабировадан чизкейк рецепты

Бик җиңел генә ясала.

news_top
Миләүшә Сабировадан чизкейк рецепты
https://www.instagram.com/milagrasss5/

Ингредиентлар: 240 грамм «Юбилейная» печеньесы, 50 грамм атланмай, 4 йомырка, 400 грамм йогырт, 400 грамм эремчекле сыр, 200 грамм (баллы яратучылар күбрәк сала ала) шикәр комы, бер чеметем тоз, бизәү өчен — җиләк-җимеш һәм бөтнек.

Печеньены блендер яки уклау белән вакларга, эретелгән атланмай салып болгатырга. Төбе алына торган табага пергамент кәгазе җәяргә һәм печенье вагын тыгызлап җәяргә.

Эчлек өчен ингредиентларны блендер белән болгатырга. Әгәр дә эчлек артык сыек булса, бер аш кашыгы он салып болгатырга мөмкин.

Эчлекне табага салырга һәм 110 градуска кадәр кызган духовкада 2 сәгать пешерергә. Аннары чизкейкны суытырга һәм бизәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар