Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык итеннән пирог рецепты

Җайлы рецепт. Камыр куярга кирәкми.

news_top_970_100
Тавык итеннән пирог рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 500 мл майлылыгы 2,5-3 процентлы кефир, 2 йомырка, 1 бал калагы шикәр комы, бер чеметем тоз, 0,5 бал кашыгы сода, 350 грамм чамасы тоз. Пирог өстенә сибү өчен – кара яки ак көнҗет орлыгы.

Камыр каймак куелыгында булырга тиеш.

Эчлек өчен: 250-300 грамм тавык ите (түш итенә өстенлек бирергә мөмкин), 4-5 уртача гөмбә, 1 баш уртача суган, 2 тырнак сарымсак, тоз, кызыл яки кара борыч, 3 аш кашыгы үсемлек мае.

Тавык итен эрерәк, ә суганны ваграк итеп турарга, сарымсакны вак угычтан уарга яки сытарга кирәк. Барысын бергә кушып болгатырга. Әгәр гаиләгез белән гөмбә яратасыз икән, шампиньон да турап сала аласыз. Гөмбәне бөтенләй салмаска яки пирогның яртысына гына да салырга мөмкин. Мин катырылган шампиньон кулландым һәм тавык итен салгач кына, ярты пирогка салдым.

Камыр өчен барлык ингредиентларны кушып болгатырга. Табаны үсемлек мае белән майларга, камырның яртысын шунда агызырга. Анннары эчлекне салырга һәм калган камырны өстенә агызып бетерергә кирәк. Пирог өстенә көнҗет орлыгы сибәргә.

180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100