Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар ашлары йорты салаты

«Татар халык ашлары» китабыннан салат рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Татар ашлары йорты салаты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: аргамак (ысланган елкы ите) — 40 г, салат яфрагы — 40 г, шампиньон — 25 г, авокадо — 20 г, кыяр — 20 г, казылык — 10 г, бизәү өчен вак помидор, киптерелгән күмәч кисәкләре.

Соус өчен: яшел суган — 60 г, лимон — 60 г, соя соусы — 45 г, бал — 30 г, горчица — 30 г, сарымсак — 5 г, имбир — 5 г.

Эш барышы: Казылык белән аргамакны (ысланган елкы итен) озынча итеп, авокадо, кыяр, шампиньонны телемләп турыйбыз, салат яфракларын өзгәлибез. Барысын бергә соус салып болгатабыз.

Табынга чыгарганда, вак помидор һәм киптерелгән күмәч кисәкләре белән бизибез.

Соус өчен кирәкле булган ингредиентларны блендерда ваклатабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100