Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиләкле чизкейк рецепты

Желатинны 1 стакан компотта яки сокта да бүрттерергә мөмкин.

news_top_970_100
Җиләкле чизкейк рецепты
Гөлүзә Василова

Чизкейк нигезе өчен: 200 грамм печенье («Юбилейное», «Чайное лакомство»), 180 грамм атланмай,

Печеньены уклау яки блендер белән вакларга, эретелгән атланмай кушып яхшылап болгатырга һәм формага кул белән җәяргә, 1-1,5 см чамасы кырыен күтәртергә һәм суыткычка куярга.

Эчлек өчен: 200 грамм эремчек, 500 грамм кибет каймагы, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы желатин, 1 стакан су (компот яки сок), бакча җиләге кайнатмасы, катырылган җиләк-җимеш, яки консервланган ананас, шәфталу.

Беренче эш итеп желатинны суга салып 30-40 минут бүрттерергә. Аннары сүрән утка куеп, эретеп алырга, гел болгатып торырга кирәк, әмма кайнатып чыгарырга ярамый. Бу массаны суытырга.

Икенче савытка эремчек, шикәр комы, каймак салып блендер белән болгатып алырга, шунда ук желатинны салырга һәм янә болгатырга. Аннары балын татып карап чама белән бакча җиләге кайнатмасы кушарга һәм кашык белән болгатырга, төрле җиләк-җимеш тә өстәргә мөмкин.

Желатинны консервланган ананас суында бүрттерергә һәм туралган ананасларын эчлеккә өстәргә мөмкин.

Суыткычтан форманы алырга һәм эчлекне салып 4-5 сәгатькә, ә иң яхшысы төнгә калдырырга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100