news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кадрия Ишморзинадан фейхоадан кайнатма рецепты

Фейхоа вареньесының файдалы үзлекләре саклансын өчен кайнатырга кирәкми.

news_top
Кадрия Ишморзинадан фейхоадан кайнатма рецепты
Кадрия Ишморзина

Варенье өчен: 1 кг фейхоа, 500 грамм әфлисун, 1 кг шикәр комы (яки бал).

Әфлисунны кайнар суда 10 минут тотарга, фейхоаны юып, башларын кисәргә.

Иттарткычтан чыгарып, болгатып куярга. Шикәр комын 700 грамм (яки бал) да салырга була. Кайнатма тиз бозыла, шуңа туңдыргычта сакларга кирәк, ә тиз арада ашарга булса суыткычка да куярга мөмкин.

«Кемнең иммунитеты юк, алар өчен бик тә файдалы, йод бар, ә әфлисун организмга С витамины бирә. Фейхоа җимеше йодка бай, көнлек норманы тәэмин итү өчен ике җимеш ашау җитә», — дип язган автор.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар