Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабировның хатыныннан кыстыбый рецепты

Миләүшә ханым кыстыбый җәймәсен эчке яктан да майлый.

news_top_970_100
Данир Сабировның хатыныннан кыстыбый рецепты
https://www.instagram.com/milagrasss5/

Данир Сабировның хатыны Миләүшә ханымнан кыстыбый рецептын тәкъдим итәбез.

Кыстыбый камыры өчен: 1 йомырка, 1 стакан сөт, 1/3 үсемлек мае, 1 аш кашыгы кибет каймагы, 2 аш кашыгы эретелгән атланмай, тәменчә тоз, он.

Камырны бер сәгать «ял иттерергә» кирәк.

Эчлеккә гадәттәгечә бәрәңге боламагы пешерергә. Аны һәркем үзе яратканча әзерли ала. Кемдер сөт кайнатып, атланмайда суган кызыдырып сала, икенчеләре суганны бөтен килеш бәрәңгегә генә салып пешерә, аннары алып ташлый, кайберәүләр бәрәңгене үз суында гына изә…

Миләүшә ханым бер зур җәймә ясый һәм тәлинкә куеп кечкенә җәйләр кисә. Аларның ике ягын да коры табада кыздыра.

Әзер җәймәләрне өстенә пакет куелган сөлге белән каплап бара. «Шулай эшләгәндә камыр үз парында йомшара», -ди ул.

Аннары ул камырның эчке ягын майлый. Җәймәгә юка итеп бәрәңге боламыгы җәя һәм кыстыбыйның тышкы ягын, кырыйларын да майлап куя.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100