Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кара карлыганнан желе һәм кайнатма

Бик тиз ясала һәм сез теләгәнчә килеп чыга.

news_top_970_100
Кара карлыганнан желе һәм кайнатма
Гөлүзә Василова

«Яшел Үзән» газетасыннан кара карлыганнан желе рецептын тәкъдим итәбез.

Желе өчен барысын да стаканлап үлчәгез.

Желе өчен 10 стакан карлыган, 4 стакан су, 14 стакан шикәр комы кирәк.

Юып, чистартылган карлыган өстенә су салып, уртача утта кайнатып чыгарырга һәм 7 минут пешерергә. Аннары шикәр комын да кушып, тагын 5 минут кайнатырга. Шуның белән желе әзер.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырып капкач ябып куярга. Суынганнан соң кайнатма желе сыйфатына керәчәк.

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинадан кара карлыгыннан бөтен килеш варенье кайнату рецепты.

Кайнатма өчен 2 кг кара карлыган, 2 стакан су, 3 кг шикәр комы кирәк була.

Кара карлыганны суга салып 15 минут кайнатып алырга, сүндерергә. Кайнатмага шикәр комы салырга һәм эрегәнче 10 минут чамасы болгатырга, Кайнар килеш банкаларга тутырырга, кайнатма суынгач капкачын капларга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100