Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинадан долма рецепты | intertat.tatar

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинадан долма рецепты

«Бик уңайлы, тиз һәм тәмле ризык», — дип бүлешкән инстаграм дуслары белән җырчы.

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллинадан долма рецептын тәкъдим итәбез.

Эчлек өчен: 800 грамм фаршка (суган белән бергә) 1,5 стакан ярым күпертелгән дөге, тоз, борыч һәм әче тәмләткечләр салырга.

Тышлык: кара виноградның зур яфракларын юып, катыларын кисеп, микроволновкада 1 яки 1,5 ярымга куеп пешерергә.

Конвертиклар ясап, чуенга тыгызлап тутырга.

Өстен капларлык итеп су салырга.

Кискәләп помидорлар турап салсагыз да тәмле була.

Һәм 30 минут дигәндә долма пешеп тә чыга.

«Бик уңайлы, тиз һәм тәмле ризык», — дип рецепт белән бүлешкән җырчы.