Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вак бәлеш рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан вак бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Вак бәлеш рецепты

Әче камыр: 30 г чүпрәне 500 мл җылы суда (яки сөттә) җебетәбез, 50 г шикәр комы, 50 г атланмай яки үсемлек мае, 12 г тоз салып болгатабыз, 400–450 г он өстибез. Камыр басып, кабартырга куябыз, күтәрелә башлагач баскалап алып, 2–3 тапкыр кабат кабартабыз.

Эчлек өчен: ит – 70 г, дөге – 12–15 г, башлы суган – 20 г, сары май – 15 г, тәменчә тоз, борыч, өстен майлау өчен йомырка.

Эш барышы: Чистартып юылган дөгене тозлы суда бүрттереп алганнан соң, тишекле чүмечкә салып, өстенә кайнар су агызабыз. (Шулай эшләгәндә, дөге таралып торачак.)

Майлы итне, сөякләреннән аерып, ике тапкыр иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа бүрттерелгән дөге, вак итеп турап кыздырылган суган, тоз, борыч һәм аз гына май өстәп, барысын бергә яхшылап болгатабыз.

Әче камырны, 90 г чамасындагы кисәкләргә бүлеп, чынаяк тәлинкәсе зурлыгында җәябез. Һәр җәймәнең уртасына 100 г эчлек салып, кырыйларын күтәртеп, бөреп куябыз. Өстен 5 см чамасы ачык калдырып, аны юка камыр белән каплыйбыз. 10–15 минут кабартып, су һәм чи йомырка катнашмасы белән майлыйбыз да 30–40 минутка мичкә тыгабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100