Гүзәл Уразовадан «Баунти» шоколады рецепты | intertat.tatar

Гүзәл Уразовадан «Баунти» шоколады рецепты

Җырчы Инстаграм сәхифәсендә «Ашамый кара» рубрикасында үзенә ошаган рецептларны тәкъдим итә.

Ингредиентлар: кокос валчыгы, куертылган сөт (сгущенка), шоколад, ванилин.

Кокос валчыгына куертылган сөт, ванилин салып болгатырга, ул сыек булырга тиеш түгел. Аннары кул белән «Баунти» шоколады формасына китерергә.

Шоколадны парда эретергә, кокос массасын шоколадка манарга, суыткычта катырырга.

Чәйләрегез тәмле булсын!