Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каймак бәлеше рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан каймак бәлеше (сметанник) рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Каймак бәлеше рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: диаметры 26 см лы табага әче камыр – 350 г. Эчлек өчен: күрәгә – 100 г, каймак – 300 г, шикәр комы – 100 г3 йомырка – 3 данә.

Эш барышы: Күрәгәне, юып, иттарткычтан чыгарабыз. Шикәр комы һәм азрак су кушып, бериш масса булганчы болгатабыз.

Әче камырны табадан зуррак итеп җәябез һәм аның өстенә әзер катнашманы юка гына итеп салабыз.

Каймакны шикәр комы белән кушып болгатабыз. Аерым савытта йомырканы күпертә-күпертә, аның өстенә шикәр комы кушылган каймакны әкрен генә агызабыз. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнче болгатабыз. Теләгән кеше аз гына ванилин да өсти ала.

Әзер массаны күрәгә өстенә салабыз. Камырның кырыйларын матурлап кисәбез. Мичтә 30–40 минут пешерәбез.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100