Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Лимон» татлы ризыгы рецепты

Бу ризыкны ясау өчен сары һәм яшел азык буяулары кирәк булачак.

news_top_970_100
«Лимон» татлы ризыгы рецепты
Гөлнара Галимуллина

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан «лимон» татлы ризыгы рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 100 грамм атланмай, 100 грамм кибет каймагы, 1-2 аш калагы майонез, 2 йомырка сарысы, 100 грамм шикәр комы, 1 чәй калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бер чеметем тоз, ванилин, ярты лмон кабыгы (өшегән лимон кабыгын уарга бик җайлы), 400 грамм он.

Барсын бергә кушып камыр басарга, 15-20 минут салкында ял иттерергә.

Шарчыклар ясарга, җәяргә, эчлек салырга.

Эчлекне ниндине телисез шундыйны сала аласыз. Хуҗабикә корт (кызыл эремчек), кара җимеш, күрәгә, әстерхан чикләвеге катнашмасыннан эчлек ясаган.

Камырны лимон формасында ясап, алдан 170-180 градуска кадәр җылытылган духовкада 25-30 минут пешерергә.

Бизәү өчен: 100 мл сөт, 2-3 грамм ризык буявы, 50-60 грамм шикәр комы.

«Лимон»нарны сары сөткә манып алырга, аннары шикәр комында әвәләргә. калган камырдан яфраклар ясап, яшел буяуга манарга. Лимоннарны тезеп яфраклар белән бизәргә.

Сап-сары «лимон»нар өстәлегезне бизәп торачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100