Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айсылу Габдиновадан тәмле өлеш пешерү сере

Җырчы инстачыларга кәефне күтәрү өчен камыр ризыгы пешерергә киңәш итә. 

news_top_970_100
Айсылу Габдиновадан тәмле өлеш пешерү сере
Салават Камалетдинов

Җырчы Айсылу Габдинова инстаграм сәхифәсендә әнисенең өлеш пешерү рецепты белән уртаклашкан.

«Үзегезнең hәм якыннарыгызның кәефен күтәрергә теләсәгез, тәмле әйбер пешерегез! Мәсәлән, өлеш.

Өлеш — иң яраткан ризыкларымның берсе. Бу рецепт әниемнеке.

Камырны 250 грамм каймак, 100 грамм ак май, 1 йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы салып ясыйм да ял итәргә каплап куям. Ул арада эчлеген әзерлим. Тавык итен, бәрәңгене һәм суганны шакмаклап турап, тоз, борыч өстим.

Камырны зур һәм кечкенә түгәрәккә бүлеп, җәям һәм эчлек салам. Ә өлешнең тәмле булып чыгуының сере — эчлек эченә мул гына итеп ак май салып чыгарга кирәк. Менә шул вакытта ул коры булмый, ә телне йотарлык тәмле чыга. Камырны ябыштырабыз һәм 200 градуслы мичтә ярты сәгатьләп пешерәбез», — дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100