Физалис белән алмадан тәмле кайнатма рецепты | intertat.tatar

Физалис белән алмадан тәмле кайнатма рецепты

Вареньеның өстен каплап кайнатырга кирәк.

Актанышта яшәүче Рузилә Яппаровадан физалис белән алмадан тәмле кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.

Кайнатма өчен: 5 кг физалис, 5 кг алма, 1 кг шикәр комы.

Әзерләү тәртибе:

Физалисны урталай, ә алманы телемләп турап кәстрүльгә салырга. Соңыннан исә шикәр комын әз-әзләп салабыз. Башта 500 гр салып болгатып куябыз, бераздан сүрән утка куеп, тагын 500 гр шикәр комы өстибыз. Каплап пешерергә куябыз.

Кайнатма суынгач, аны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Тәмле булсын!