Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татлы борыч маринадлау рецепты

Банкага кызыл, яшел, сарыларын чиратлаштырып тутырсаң, матуррак була.

news_top_970_100
Татлы борыч маринадлау рецепты
Гөлүзә Василова

«Сөембикә» журналының инстаграмдагы сәхифәсеннән татлы борыч маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар: 3 кг орлыгы алынган татлы борыч, 1 литр су, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе (уксус), 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае (кимрәк алырга да була), 1 аш кашыгы тоз, 1-2 дәфнә яфрагы (лавр), 2-3 зонтик укроп.

Эш барышы:

Суга тоз, шикәр, май белән аш серкәсен салып кайнатып чыгарабыз. Шунда ук дәфнә яфрагы белән укропны да салабыз.

Борычларның орлыгын алып, дүрт-алты кисәккә генә бүләбез.

Кайнап торган маринадка борычларны порцияләп салып, 3-4 минут пешерәбез.

Чәнечке белән эләктереп, борычларны парландырылган банкаларга тутырабыз.

Бер порция борычны тутырып бетергәч, икенче порцияне салабыз. Барысын берьюлы салмагыз, тутырып бетергәнче, борычлар пешеп китә.

3 кило борычтан 700 граммлы 8 банка чыга.

Кәстрүлдә калган маринадны тагын бер кат кайнатып чыгарып, борычлар өстенә коябыз һәм калай капкач белән томалыйбыз.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100