Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иван-чәйне әзерләү ысулы

Иван-чәйне әзерләү ысуллары күп.  Үзем ясый торган җайлы ысулын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Иван-чәйне әзерләү ысулы
Гөлүзә Василова

Иван-чәй (кырлыган) үләненең яфрагын җыярга, юарга һәм суын саркытырга. Пакет сумкаларга тыгызлап тутырырга һәм өч көнгә парник эченә элеп куярга. Өч литрлы банкаларга тыгызлап тутырып, кояш төшә торган тәрәзә төбенә куярга да була.

Иван-чәйнең чәчәкләрен аерым җыярга, киптерергә һәм чәй кайнатканда кушарга була.

Өч көннән яфраклар каралган һәм «чәй исе» кергән була. Аларны иттарткычтан чыгарырга һәм савытларга салып духовкада яки кояшта киптерергә була. Ике очракта да болгатып торырга кирәк.

Кипкән чәйне дым кертми торган савытларда сакларга. Иван-чәйне үзең генә дә, кибет чәйләренә кушып кайнатырга була.

Иван-чәйне эре яфраклы чәй итеп тә әзерләп була. Бу очракта яфракларны эрерәк итеп турарга һәм киптерергә кирәк булачак. Җайлырак ысулы яфракларны пакетларга бүлеп тутырырга һәм туңдыргычта катырырга. Аннары каткан яфракларны кул белән сындырып таратырга, бу пычак белән турамау өчен шулай эшләнелә. Шулай итеп, киптерәсе генә кала.

Хуш исле, табигый, тәмле чәй әзер!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100