Татлы печенье рецепты

Чәй эчәргә гади генә печеньелар пешердем.
Печенье өчен: 180 грамм маргарин яки атланмай, 1 стакан тулар-тулмас шикәр комы (күбрәк тә салырга мөмкин), 1 йомырка, 2 аш калагы каймак, ванилин, тоз, чәй калагының очына гына элдертеп чәй содасы, он.

Ингредиентларны бергә кушып, камыр басам. Камырымны бик каты итмим. Печенье камырын бик юка итми генә җәям һәм ромбиксыман кисәм.

Майланган табага куеп, әзер булганчы пешерәм.