Фольгада пешкән сибас балыгы

"Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014" республика бәйгесендә "Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан фольгада сибас балыгы пешерү рецептын тәкъдим итәбез.
Сибас - ерткыч диңгез балыгы. Тәмле ашарга яратучылар аны тәме һәм файдалы микроэлементлары буенча элиталы продукция исәбенә кертә. 

Балыкны юарга, чистартырга, чайкатырга, кәгазь сөлге белән корытырга.

Фольганы үсемлек мае белән майларга, балыкны куярга, өстенә һәм эченә тоз-борыч сибәргә, лимон согы сыгарга.

Сибас балыгы эченә яшел петрушка, кинза, лимон телемнәре, ярымбоҗралап суган салырга. Һәр балыкны аерым фольгага  төрергә.

200 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә.

Гарнирны гаилә әгъзаларының нәрсә (бәрәңге боламыгы, дөге һ.б.) яратуына карап сайларга.