Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәмләткечләр белән пешерелгән кәбестә боҗрасы рецепты

Бик җиңел ризыкны бары тик пешкән кәбестә яратучылар өчен генә әзерләргә.

news_top_970_100
Тәмләткечләр белән пешерелгән кәбестә боҗрасы рецепты
Гөлүзә Василова

Кәбестә боҗрасы гадәти зурлыкта булсын өчен, кечерәк кәбестә сайлап алырга кирәк. Кәбестәне боҗралап кисәргә.

Кәбестәгә тәм кертү өчен, тоз, борыч, сарымсак, тәмләткечләр (прованские травы, базилик һ.б.), зәйтүн мае, атланмай, ә бизәү өчен көнҗет орлыгы кирәк булачак.

Майның бер төрлесен генә куллана аласыз яки башта зәйтүн мае белән майларга, ә пешеп чыккач өстенә каткан атланмай куярга мөмкин, ул эреп бетәчәк.

Кәбестә боҗрасының ике ягын да зәйтүн мае белән майларга, тоз, борыч һәм тәмләткечләр сибәргә, сарымсакны сытып салырга кирәк. Майланган табага куеп, 180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут пешерергә, аннары алып өстенә каткан атланмай куярга һәм эреп беткәнен көтәргә. Әзер кәбестә боҗрасы өстенә көнҗет орлыгы сибәргә.

Кәбестә боҗрасын кәтлит яки стейк белән бирергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100