news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тунлы кәтлитләр

Аш-су остасы Лариса Шәвәлиевадан тунлы кәтлитләр рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Тунлы кәтлитләр
Лариса Шәвәлиева

Ингредиентлар: фарш, тоз, борыч, помидор, гөмбә, суган, сыр, үсемлек мае.

Фаршка тоз һәм борыч салып яхшылап болгатырга. Гөмбә белән суганны үсемлек маенда кыздырырга.

Кәтлитләр ясарга һәм үсемлек мае салынган табага тезәргә. Кәтлитләрнең уртасына чокыр ясарга, шунда суган белән гөмбә салырга, телемләп киселгән помидор куярга, өстенә сыр уарга.

Тутырылган кәтлитләрнең өсте килгәнче духовкада пешерергә.

Тунлы кәтлитләрне бәрәңге боламыгы яки башка төр ризык белән табынга бирергә була.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар