Лилия Муллагалиевадан эремчек ясау рецепты
Җырчы кибет сөтеннән дә эремчек ясап булуын күрсәтә.
Җырчы Лилия Муллагалиева кибет сөтеннән эремчәк ясарга тәкъдим иткән.
Эремчек ясау өчен: 3 литр сөт, 2 йомырка, 2 аш кашыгы манный ярмасы, 2 аш кашыгы аш серкәсе.
Өч литр сөтне кайнатырга куярга. Шул арада аерым савытта йомырка, манный һәм аш серкәсен бергә тугларга.
Сөт кайнап чыгарга торганда шул массаны салырга һәм болгата-болгата кайнатып чыгарырга. Бераз кайнап утыргач сөзәргә.