Данир Сабировның хатыныннан кабак салаты рецепты

«Гаиләбез белән кабак яратабыз», дип яза Миләүшә.

Кабак салаты өчен: кабак, руккола, фета сыры, кабак төше, зәйтүн мае, тоз, тәмләткечләр.

Кабакны шакмаклап турарга, тәмләткечләр сибәргә, зәйтүн мае салырга һәм духовкада пешереп алырга.

Кабак төшен тоз сибеп табада киптереп алырга.

Тәлинкәгә катлап руккола, кабак, фета сыры, кабак төше һәм зәйтүн мае салырга.