Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чикләвекле сыр рецепты

Бу рецепт белән чикләвек салмыйча гына да ясарга мөмкин.

news_top_970_100
Чикләвекле сыр рецепты
Гөлүзә Василова

Сыр өчен 1,5 кг эремчек, 1 литр сөт, 1 йомырка, 120 грамм атланмай, 1,5-2 чәй кашыгы тоз, 1 чәй калагы сода, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге кирәк булачак.

Сөтне кайнатырга, эремчекне салырга һәм сары суы бүленеп чыкканчы утта тотарга. Аннары бу массаны саркытырга, әмма марляны каты кысып түгел, үз җаена җиңелчә итеп.

Шул арада әстерхан чикләвеген ваграк итеп турарга һәм коры табада киптереп алырга кирәк.

Эремчек массасын кире кәстрүлгә салырга, тоз һәм сода, йомырка салып болгатырга, утка куярга. Масса сузыла башлагач май белән чикләвекне салып, гел болгатып торырга кирәк.

Эремчек эреп беткәч тә уттан алырга.

Форманы майларга, әзер массаны салырга һәм суыткычта төнгә калдырырга кирәк.

Иртәнге чәйгә тәмле сыр әзер булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100