news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чүлмәктә пешкән ит белән яшелчә

Суыткычта катырылган яшелчәләрне кулланып бетерергә вакыт җитте. Аларны чүлмәккә тутырып пешерсәгез бик тәмле булачак. 

news_top
Чүлмәктә пешкән ит белән яшелчә
Төп ингредиентлар: бәрәңге, сыер ите (фарш, каз эч-башлары), суган, тоз, борыч, дәфнә яфрагы, чүлмәк саен ярты стакан су.
Өстәмә ингредиентлар: кишер, ташкабак, баклажан, гөмбә, яшеллек, помидор һ.б.


Ингредиентларны  эрерәк турасагыз тәмлерәк булачак. Һәрберсен аерым савытларга турап салсагыз, алар һәр чүлмәктә тигез микъдарда булачак. 

Чүлмәктә пешерүнең җайлы ягы да бар. Чүлмәккә һәркемнең яраткан ингредиентларын гына салырга була. Аларның өстенә ниндидер яшелчәне куеп, тамга салырга кирәк.


Чүлмәкләрне 170 градуска кадәр кызган мичтә 1-1,5 сәгать пешерергә.

Чүлмәкләр озак вакыт кайнар тору сәбәпле, табынга астына тәлинкә куеп бирергә. Тизрәк суынуын теләсәгез, тәлинкәгә бушатып ашарга мөмкин.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар