Ландыш Нигъмәтҗановадан эремчекле камырдан суган бөккәне рецепты | intertat.tatar

Ландыш Нигъмәтҗановадан эремчекле камырдан суган бөккәне рецепты

Мондый камыр майны сеңдерми.

Камыр өчен: 2 кап эремчек, 4 йомырка, 4 аш кашыгы каймак, 4 аш кашыгы сыек май, 2 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы сода, аш серкәсе, он.

Барлык ингредиентларны бергә салып камыр басарга. Сода белән аш серкәсен бергә болгатып салырга.

Эчлек өчен: яшел суган, пешкән йомырка, тоз, үсемлек мае яки эретелгән атланмай.

Суганны һәм йомырканы турарга, тоз һәм май салып болгатырга.

Камырдан кечкенә шарчыклар ясарга һәм вак җәймәләр ясап бөккәннәр ясарга. Чуенда яки казанда кызган майда пешерергә.