Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышка каен суы әзерләү рецепты

Каен суы җыя торган вакыт җитте.

news_top_970_100
Кышка каен суы әзерләү рецепты
Илүзә Хөснетдинова

Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан кышка каен суы әзерләү рецептын тәкъдим итәбез.

Кышка каен суы әзерләү өчен: каен суы, әфлисун, лимон, 100-200 грамм шикәр комы, 0,5 чәй калагы лимон кислотасы.

Беренче эш итеп банкалар әзерләргә, аларны парда яки 90-100 градуска кадәр кызган духовкада стерилизацияләргә мөмкин.

Яңа гына алынган каен суын саркытырга, кәстрүльгә салып көчле утка куярга, өстенә җыелган күбекне җыярга, кайный башлагач сүндерергә кирәк.

Аннары шакмаклап яки телемләп туралган әфлисун, лимон, шикәр комы, лимон кислотасы салырга.

Тимер капкач белән ябылган банкаларга җылы әйбер ябып куярга һәм суынганчы тимәскә кирәк. Аннары кышлыкка саклау өчен караңгы урынга куярга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100