news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкын борщ рецепты

Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан дөрес тукланучылар өчен Литва ашы - салкын борщ рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Салкын борщ рецепты
1 порция өчен 1 пешкән чөгендер, ярты яңа өзелгән кыяр, 1 йомырка, яшел суган, укроп кирәк булачак. 

Чөгендерне эре угычтан уарга, кыяр, йомырка, яшеллекне турарга. 1,5 кашык каймак салырга, тоз сибәргә һәм болгатырга. Ярты чокыр кефир өстәргә, кайнаган салкын су салырга (куелыгын үзегез теләгәнчә эшли аласыз). 

1 сәгатькә суыткычка куярга. 

"Литвада табынга ипи урынына берничә телем пешкән бәрәңге белән куялар икән", - дип язган Айгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар