Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Батон рецепты

Азнакай районы Мәндәй авылында яшәүче Мәрьям Миңнегуловадан батон рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Батон рецепты
Беренче эш итеп баш (опара) ясарга кирәк. Моның өчен 370 гр тирәсе онга 180 гр тирәсе җылы су,1,5 чәй калагы чүпрә салып болгатырга, он салырга, чама белән 3 сәгатькә өстен ябып җылы урынга куярга.

Бу вакытка камыр әчеп кабара. Әлеге массага 0,5 стакан җылы су, тоз, шикәр комы эретеп камырга салырга һәм он салып басарга. Басып бетергәндә 2 аш калагы көнбагыш мае, 3 аш кашыгы атланмай салып яңадан басарга. Ярты сәгатьтән камыр кабарып менә. Камырны икегә бүләргә, җәймә итеп җәяргә, рулет сыман төрергә, җөйләрен аста калдырырга, батон формасына китерергә, өстен каплап кабарырга калдырырга.

Аннары батон өсләрен үткен пычак белән кискәләп алырга, кабаруын дәвам итә, өстен туглаган йомырка яки сөт белән "майларга" һәм мичкә озатырга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100