Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәй янына катлы камырдан круассан

Төрле эчлек салынган круассанар иртәнге кофе яки чәй белән бик тәмле булачак.

news_top_970_100
Чәй янына катлы камырдан круассан
Гөлүзә Василова

Круассан өчен 200 мл җылы сөт, 11 грамм чүпрә салып апара ясарга. Ул кабаргач, камыр ясарга.

Камырны 60 грамм атланмай (сыер мае), 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы каймак, 100 мл тирәсе җылы су салып басарга. Кабаргач шарчыклар ясарга, уртача җәймә җәяргә. Җәемгә бүлмә температурасында йомшарган атланмай ягарга, өстенә янә җәймә, янә май. Шундый тәртиптә эшләп бетерергә. Чама белән 180-200 грамм май кирәк булачак.

Катлы камырны рулет итеп төрергә һәм 1 сәгатькә суыткычка куярга. Кабарган камырны берничә кисәккә бүләргә.

Круассан өчен шулай ук җәймә җәяргә, аны башта дүрт өлешкә, аннары һәр өлешне өчкә бүләргә, киңрәк өлешенә төрле эчлек (мин сыр, эремчек, алма желесы салдым) салырга һәм киң өлешеннән башлап төрергә. Аннары әзер круассанны дугасыман итеп бөгеп куярга.

Йомырка сарысына бер аш кашыгы сөт яки су салып болгатырга һәм шуның белән круассаннарны майларга кирәк.

Круассаннарны кабартырга, аннары әзер булганчы духовкада пешерергә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100