Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдиновадан чебурек рецепты

Җырчы авылда узган чакларын искә алган.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдиновадан чебурек рецепты
Рамил Гали

Зәйнәб Фәрхетдинова «Эч пошканнан гына» чебурек пешереп алган. Бу турыда ул инстаграмда язды.

«Бүген чәйгә «чебуреки» пешереп алдым. Еш кына эч пошканнан авылда әниләр чебурек ясый иделәр… Миндә дә шул чордан күңелдә калган ризык ул, тиз генә чебурек ясап алу. Ә инде кышкы көннәрендә пилмән ясап утырган вакытлар искә төшергәндә, күзгә яшьләр килә.

Каз-үрдәк өлгергән вакытта өчпочмак пешкән чаклар. Сөйләп бетергесез! Һәркемгә, бигрәк тә авылда үскән татар баласына, якын хәтирәләр бу! Кәтлит ясый̆м дип, кичә чыгырып куй̆ган иткә, бүген чират җитте. Чебурек эченә помидор катнаштырдым, шулпалы тәмле була икән. Камыры да тишелмәде», — дип яза җырчы.

Кызыксынган кешеләргә «камырны кайнар тозлы суга бастым», дип искәртә. 

Фаршка помидор, кинза, укроп, борыч, сарымсак, суган, тоз катыштырып җибәрдем. Ашларыгыз тәмле булсын! - ди Зәйнәб Фәрхетдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100