“Кәбестәләр дуслыгы” салаты (рецепт)

Бүген укучыларга ике төрле кәбестәдән гади һәм тәмле салат рецептын тәкъдим итәм.

Гади кәбестәне махсус пычак белән турарга (юка һәм тәмле була), кишерне угычтан уарга, тоз, шикәр комы сибеп кул белән йомшартырга.

Кибеттә сатыла торган маринадланган диңгез кәбестәсенең суын сыгарга һәм гади  кәбестә янына салырга, үсемлек яки зәйтүн мае белән болгатырга.

 Салат әзер, рәхим итегез!