Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Корт рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан корт рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Корт рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: сөт – 5 л, катык яисә кефир – 200 мл, шикәр комы – 150 г.

Эш барышы: Кайнап торган сөткә катык салып, калын төпле кәстрүлдә икесен бергә кайнатабыз. Катык сөтне оетып чыгара, эремчекләндерә. Эремчекне, суы парга әйләнеп беткәнче, акрын утта, төбенә утырмасын өчен, болгата-болгата кайнатабыз. Суы кимеп, эремчек аксыл-саргылт төскә керә башлагач, шикәр комы өстәп, кайнатуны дәвам итәбез. Суы кайнап беткәч, корт әзер була. Икенче савытка бушатып, суытырга куябыз.

Кортны кайбер камыр ашлары (гөбәдия, кабак бәлеше, сумса һ. б.) ясаганда кулланырга яки, уртасына атланмай салып, май белән дә ашарга була.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100