Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җимеш бәлеше рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан җимеш бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Җимеш бәлеше рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: төче камыр. Эчлек өчен: дөге – 600 г, йөзем – 100 г, өрек – 150 г, караҗимеш – 150 г, шикәр комы – 150–200 г, атланмай – 150 г, йомырка – 3–4 данә.

Эш барышы: Җимеш бәлеше төче камырдан әзерләнә.

Камырны, табаның кырыйларыннан чыгып торырлык итеп җәеп, майлаган табага салабыз. Алдан бүрттереп суытылган дөгене камыр өстенә тигез итеп җәябез, йомшартылган йөзем, өрек яки караҗимеш өстибез. Шул рәвешле, дөге белән кипкән җиләк-җимешләрне берничә тапкыр чиратлаштырабыз. Шушы эчлек өстенә йомырка туглап салабыз, атланмай эретеп сибәбез. Теләгән кеше шикәр комы да сибә ала. Юка итеп җәелгән икенче өлеш камыр белән каплыйбыз да кырыйларын чеметеп тоташтырабыз, өстен берничә урыннан чәнечке белән тишәбез.

180°С кызулыктагы мичтә 40–50 минут пешерәбез.  

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100