Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маршмеллоу рецепты

Әзер шакмаклар ябышмасын өчен шикәр оны һәм крахмал катнашмасында әвәләргә.

news_top_970_100
Маршмеллоу рецепты
http://atnya-rt.ru/

«Әтнә таңы» газетасы Гөлгенә Сабитовадан маршмеллоу рецепты тәкъдим итә.

Татлы кәнфит ясау өчен: 10 грамм хәләл желатин, 120 мл. су, 220 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы шикәр оны, 1 аш кашыгы крахмал.

Эш барышы:

Желатинга 60 мл салкын су салып болгатып куярга. Ул үзе күперә тора.

Табага яки кәстрүлгә су салып сулы табаны плитәгә куярга. Шул су өстенә тагын бер кәстрүл куеп шикәр комы һәм 60 мл су салырга. Шикәр комы эрегәнче болгатып торырга (10 минут чамасы).

Желатинны «су мунчасы»нда эретеп алырга. Желатинны кайнатып чыгарырга ярамый. Плитәдәге шикәр комы агарып күбекләнә башлагач, плитәдән алырга һәм миксер белән болгата-болгата эрегән желатинны әз-әзләп сала барып бик әйбәтләп куера башлаганчы күпертергә. Азык буявы дә салырга мөмкин.

Кечерәк табага яки кәстрүлгә азык пленкасы җәергә. Пленка кырыйлары да күтәрелеп торырга тиеш. Җәелгән пленканы сыек май белән майларга, май тимәгән урыннарына ябыша, әйбәтләп бөтен җирен майларга кирәк. Шуның өстенә куерган массаны салырга һәм өстенә чыгып калган майланган пленкасын каплап куярга.

Суыткычка 1-2 сәгатькә куярга. Бераз ката, куера. Аннары шакмаклап кисәргә, ябышмасын өчен шикәр оны һәм крахмал катнашмасында әвәләргә.

Чәй эчәргә тәмле кәнфетләр әзер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100