Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шурпа рецепты

Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан шурпа рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Шурпа рецепты
Шурпа өчен: 500 грамм ит, шулпа, 1 эре кишер, 1 эре суган, 1-2 татлы борыч, 5-6 уртача бәрәңге, төелгән кара борыч, тоз, яшеллек.

Итне уртача зурлыкта телемнәргә кисәргә, ике ягын да сыек майда кыздырып алырга, дөресрәге кызартып. Шулай иткәндә ит йомшак, сусыл була. 

Аннары чуенга салырга, әзер шулпа өстәргә. Бераз пешергәч, саламлап кишер, борыч, вак итеп суган турап салып, томалап пешерергә. Соңыннан бәрәңге өстәп, пешереп бетерергә.
 
Ашар алдыннан яшел тәмләткечләр сибәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100