news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Катлы камырдан балык пирогы

Кибеттә пешкән катлы камырдан бик тиз ясала торган балык пирогы рецептын тәкъдим итәм. 

news_top
Катлы камырдан балык пирогы
Пирог дүрт катлы һәм дүрт төрле эчлектән булачак. Хәзер аерым тәлинкәләргә эчлек әзерлибез.

Беренче кат: скумбрия яки сайра балыгы консервасы, майонез. Балыкны чәнечке белән изәргә, майонез салып болгатырга.

 

Икенче кат: 3 йомырка, каймак. Йомырканы эре угычтан уарга һәм каймак белән болгатырга.

Өченче кат: яшел суган, майонез. Суганны турарга һәм майонез белән болгатырга.


Дүртенче кат: сыр, каймак. Сырны эре угычтан уарга һәм каймак белән болгатырга.

Сырлы эчлекне иң өскә ягарга. 180 градуска кадәр кызган духовкага 15 минутка куеп алырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар