Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөмбәчек-печенье рецепты

«Уалып тора торган печенье-гөмбәчекләр килеп чыга», — ди хуҗабикә.

news_top_970_100
Гөмбәчек-печенье рецепты
Резидә Фәйзуллина

Сарман районында яшәүче Резидә Фәйзуллинадан гөмбәчек-печенье рецептын тәкъдим итәбез

Камыр өчен: 80 грамм атланмай, 90 грамм шикәр оны (сахарная пудра), 1 йомырка, ванилин, тоз, 90 грамм крахмал, 180 грамм он, 5 грамм көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бизәү өчен — какао.

Атланмайны шикәр оны белән яхшылап уарга. Куе сыек формага килгәч йомырка, ванилин, чеметем тоз салып тугларга һәм өстенә крахмал, он, көпшәкләндергеч иләп салып, тыгыз йомшак камыр басарга һәм суыткычка куеп торырга.

Табага пергамент кәгазь җәеп, камырдан шариклар ясап тезәргә. Су шешәсенең башын какаога манчып алырга да, әзер камыр өстенә куеп, як-якка боргалап алырга. Һәр камырга куяр алдыннан какаога манчып аласы.

Түгәрәкләрнең нинди зурлыкта булуына карап, 180 градуста15-25 минут пешерергә кирәк.

«Уалып тора торган печенье-гөмбәчекләр килеп чыга», — ди хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100