«Керпе» салаты рецепты

Розалия Килмәтовадан «Керпе» салаты рецептын тәкъдим итәбез.

«Керпе» салаты өчен: 400 грамм корейча кишер, 250 грамм сыр, 200 грамм тавык ите, 3 йомырка, 1 суган, майонез

Тавык ите, йомырканы пешерәбез. Тавык итен шакмаклап турарга, йомырканы вак угычтан уарга. Суганны вак итеп турап, гөмбә белән кыздырырга. Сырны вак угычтан уарга. Аннан һәрберсен катлап, керпе кебек җыябыз.

1нче кат тавык ите, 2нче кат майонез, 3нче кат йомырка, 4нче кат гөмбә, 5нче кат майонез, 6нчы кат сыр, 7нче кат кишер. Үзегез теләгәнчә бизисез.