Капчыкта тавык боты (рецепт)

Сценарист, режиссер, концертлар алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприяновадан "капчыкта тавык боты" рецептын тәкъдим итәбез.
Бу тәмле ризык өчен: катлы камыр, гадәттәгечә маринадлап мичтә пешерелгән тавык ботлары, бәрәңге боламыгы, кызган суган белән гөмбә.

Әзер катлы камырны шакмаклап бүләргә, уртага ике тапкыр кечерәк тагын бер квадрат куеп калдырырга.

Шакмакларга 2 аш кашыгы бәрәңге боламыгы, 1 аш кашыгы гөмбә, бер бот куярга һәм камырны конверт сыман ясарга.

Тавык ботының чыгып калган өлешен фольга белән төрергә. 30 минутка мичкә озатырга.