Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Капкачына горчица сөртегез: Кыярны үз согында тозлау рецепты

Банка төбенә угычтан уылган кыярлы-сарымсаклы масса салып, өстенә бөтен кыярларны тезәргә кирәк.

news_top_970_100
Капкачына горчица сөртегез: Кыярны үз согында тозлау рецепты
https://pixabay.com

Тәҗрибәле бакчачы Мария Гарәпшина кыяр тозлауның яңа ысулы белән уртаклаша. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.  

Башта кыярларны яхшылап юарга. Кыярлар кичә кичтән җыелган булса, өч сәгатькә салкын суга салып торырга.

Кыярларны кабыгы белән бергә зур тишекле угычтан уарга. Бер литрлы ике-өч банкага кыяр тозлау өчен 1 кило чамасы масса килеп чыгарга тиеш.

Кыяр массасына ике аш кашыгы тоз салып, яхшылап болгатырга. Согы чыга торсын. Аннары вак угычтан уып 17 телем сарымсак салырга.

Стерильләштерелгән банка төбенә бер укроп зонтигы куярга. Шуның өстенә кыярлы-сарымсаклы массаны салырга. Өскә бөтен кыярларны куярга. Банканың өстенә һәм кыяр арасындагы буш урыннарга кыярлы-сарымсаклы масса салырга.

Стерильләштерелгән капкачларның кырыена горчица сөртергә. Бу кыярларда күгәрек гөмбәсе барлыкка килмәсен өчен эшләнә.

Банкаларны суыткычка яки базга төшереп куярга. Ун көннән бу кыярларга аз тозлы кыяр тәме керә. бер айдан алар тозлы кыяр тәмендә була. Кыш көне дә яхшы саклана, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100