Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыяр маринадлау рецептлары

Һәр хуҗабикәнең кыяр тозлау буенча яраткан рецепты бар, әмма яңасы белән дә ясап карыйсы килә.

news_top_970_100
Кыяр маринадлау рецептлары
pixabay.com

Аш-су блогерларыннан кыяр маринадлауның берничә рецептын тәкъдим итәбез.

1.Парландырган банка төбенә укроп, юылган кыяр салырга, аннары өстенә кайнап кына чыккан су коярга. 15 минут тотканнан соң суны түгәргә кирәк.

Аерым савытта тозлык кайнатабыз. 4 литр суга 1 стакан шикәр комы, 1 стакан 9 процентлы аш серкәсе, ярты стакан тоз салып кайнатырга. Аш серкәсен кайнап чыгар алдыннан гына салырга кирәк.

Кыярлар өстенә тәмләткечләр салып, борыч, кәнәфер, хуш исле борыч, тозлык салып, капкач белән ябып куябыз.

«Бик шәп рецепт», — дип язган Азнакай районы Мәндәй авылыннан Мәрьям Миңнегулова.

2.Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче аш-су блогеры Гөлнара Галимуллина кыярны түбәндәге рецепт белән маринадлый.

Духовкага банкаларны тезәргә, аннары 170 градуска кадәр кызган духовкада 10-15 минут банкаларны стерильләштерергә. Банкалар суынгач, дәфнә (лавр) яфрагы, укроп, сарымсак, кары борыч салырга, аннары җылы суда юылган кыярларны тутырырга. Банкага тоз, шикәр комы, кайнап торган су салырга, капкач ябып 15 минут тотарга. Аннары суны кәстрүлгә бушатып кайнатырга куярга, ә кайнап чыгар алдыннан аш серкәсе салырга, тозлыкны кыяр өстенә коярга.

3 литрлы банкага 5 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы тоз, 8-9 аш кашыгы аш серкәсе салырга.

«Кыярлар шиңмәсен өчен банкаларны төреп куярга кирәкми. Кетердәп тора торган тәмле кыяр булачак», — дип язган аш-су блогеры.

3.Ике сәгатьтән тозлана торган кыяр рецепты — пакетка 1 кг кыяр, 1 бәйләм укроп, 1 баш сарымсак, 1 аш кашыгы тоз (бераз арттырырга да мөмкин).

«Пакетны яхшылап селкергә. Ике сәгатьтән кыяр әзер дә була», — дип язган Гөлнара ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100