Айдар Рәкыйповтан пылау рецепты

Җырчы пылауга помидор да сала икән.

Пылау өчен: үсемлек мае, ит, суган, кишер, дөге, су, сарымсак, тәмләткечләр, тоз, борыч, помидор.

Казанда майны кыздырырга һәм ит салырга. Ит кызгач суган салырга, кыздырып алырга, аннары кишер салып кыздырып алырга кирәк.

Дөге салырга һәм ул күмелгәнче су, бераз суы кимегәч тәмләткечләр һәм сарымсак батырырга, аннары зур кисәкле помидор салып пешереп бетерергә.

«Үземнең төркемдәге егет-кызларга плов пешереп ашаттым әле. Бик тәмле диделәр», — дип язган җырчы.