Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тутырган тавык рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан тутырган тавык рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тутырган тавык рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Кирәкле ингредиентлар: 1,5 кг авырлыктагы тавык, йомырка – 4 данә, сөт – 100 мл, тәменчә тоз, борыч, бизәү өчен яшел тәмләткечләр һәм яшелчәләр.

Эш барышы: Тавыкны салкын суда юабыз. Тутырганда тугланган йомырка агып чыкма­сын өчен, муен тиресен җеп белән тарттырып бәйлибез. Тиресен ертмас өчен, сак кына бот, сырт, түш тирәләреннән, рәсемдәгечә, кашык яки бармаклар ярдәмендә тирене итеннән аерабыз.

Савытка йомырка сытып, сөт өсти­без, тоз, борыч сибеп, яхшылап болгатабыз. Шул катнашманы әкрен генә ит белән тире арасына агызабыз. Тавыкны тутырганнан соң, тирене тегеп йә тешчистарткыч таяк белән эләктереп куябыз. Тавыкның тиресе шартламасын һәм формасы саклансын өчен, аны, марляга төреп, кайнап торган тозлы суга салып, акрын утта 1–1,5 сәгать пешерәбез.

Тавык кайнар шулпада кабарып китсә, тиресен берничә урыннан нечкә энә белән тишеп, һавасын чыгарырга кирәк.

Тутырган тавыкны яшел тәмләткечләр һәм төрле яшелчәләр белән бизибез.

Ботларын кәгазь салфеткага төрергә мөмкин. Моның өчен салфетканы башта урталай, аннары тагын бер тапкыр буйга урталай бөклибез. Барлыкка килгән дүрт катлам салфетка тасмасында, тоташ ягына барып җитмичә, 2–3 мм киңлектә кисемнәр ясап чыгабыз. Аннары әлеге тасмаларны сак кына тавык ботына урыйбыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100