Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдиновадан кабак бәлеше рецепты

Хәзер кабак вакыты. Кайбер хуҗабикәләребез бәрәңге урынына өчпочмакка, я мантый пешергәндә сала.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдиновадан кабак бәлеше рецепты
Салават Камалетдинов

Кабак бәлеше камыры өчен: 1 йомырка, тоз, шикәр комы, 1 стакан су, атланмай, он.

Эчлек өчен: кабак, тоз, шикәр комы, тары ярмасы, дуге ярмасы, йөзем җимеше, атланмай.

Эш барышы:

Кабакны чистартып, шакмаклап турап, өстенә тоз, шикәр комы салып куярга;

Тары ярмасын, дөгене пешереп алырга;

Табага камырны җәеп салырга;

Камыр эченә кабак, ярмаларны, өстенә йөзем җимеше, сыер мае салырга;

Бәлеш өстен камыр белән капларга;

30-35 минутка мичкә куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100