Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәйге десерт - «Мильфей»

«Мильфей» традицион десерты катлы камырдан ясалган печеньедан әзерләнә. Ул өч катлы булырга тиеш.

news_top_970_100
Җәйге десерт - «Мильфей»
Алсу Сәлимҗанова

«Мильфей» десерты өчен ингредиентлар: 500 грамм әзер катлы камыр, 250 грамм җиләк (бизәү өчен).

Крем өчен: 300 грамм 33 процентлы сөт өсте (сливки), 200 грамм маскарпоне сыры, 110 шикәр пудрасы.

Камырны кисәкләргә (я турыпочмакларга, я шакмакларга) бүлеп, 190-200 градуска кадәр җылытылган мичкә тыгарга. 10-15 минут алтынсу төскә кергәнче пешерергә.

Хәзер крем әзерлибез. Сырны һәм шикәр пудрасын (сахарная пудра) миксер белән болгатырга. Сливка өстәргә һәм миксер белән куерганчыга кадәр болгатырга.

Әзер булган кремны кондитер капчыгына салырга, аннан камыр катламнары арасына кремны сыларга һәм иң өстәге катлауны бизәргә. Десертның өстенә җиләк-җимешләр дә куярга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100