Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Итле кәбестә пирогы рецепты

Камырга чүпрә урынына көпшәкләндергеч салабыз.

news_top_970_100
Итле кәбестә пирогы рецепты
Гөлүзә Василова

Камыр өчен: 1 йомырка, 4 аш кашыгы авыл каймагы (сыек май+кибет каймагы, сыер мае+кибет каймагы), 1 аш кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), бер чеметем тоз һәм шикәр комы, чама белән он.

Камырны кулга ябышмый башлаганчы басарга һәм тастымал белән каплап куярга кирәк.

Эчлек өчен туралган кәбестә белән суганны бер стакан сөт салып пешереп алам. Сөтен йотып бетергәч, эретелгән сыер мае, фарш салып бераз утта тотам. Аннары тоз, борыч, җитен һәм көнҗет орлыгы (семена льна и кунжут), ике пешкән йомырка уып салам да яхшылап болгатам. (Йомырка салмасагыз да була, пешкән йомырка булгач салдым).

Барысы да әзер, пирог ясап, духовкада пешерәбез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100